Site icon Ватаным Татарстан

Бик тәмле итеп гөбәдия пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен 100 г сөт, 50 г үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тулыр-тулмас чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, чеметем генә тоз кирәк була.

Камыр басасыз. Аннан шул камырны 20 минут “ял” иттерәсе. Кичтән басып куйсагыз, тагын да яхшырак.
Җәеп, эчлекне генә саласы кала. Иң аска корт, йөзем белән дөге, өстенә йомырка кырасы. Һәр кат өстенә 100әр г ак май саласы.


Exit mobile version