Site icon Ватаным Татарстан

Уймак зурлыгындагы Коръән басмасы күргәзмәгә куелды

Төмәндә И. Я. Словцов исемендәге музей комплексында уймак зурлыгында Коръәнне, изге китапның кулъязмаларын һәм кәгазь басмаларын күреп булачак. ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә 8 октябрьдә ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Коръән кулъязмалары һәм басма китаплары коллекциясен «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы биргән.

Экспозициядә Төркия, Катар, Палестина, Иран дәүләте лидерлары, иҗтимагый-сәяси, дин эшлеклеләре бүләк иткән борынгы кулъязма күчермәләре урын алган. Коллекциянең бер өлешен Коръәннең япон, кытай, урду, суахили телләренә тәрҗемәләре алып тора.

Музейда тәкъдим ителгән иң кечкенә Коръән басмасы — уймак зурлыгындагы китап.

«Коръән — гармония чыганагы» проекты 2015 елда башланды. Бу вакыт эчендә аны Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Пермь, Ульяновск, Алабуга, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә яшәүчеләр күрде.


Exit mobile version