Site icon Ватаным Татарстан

Васильево бистәсендә фаҗига булган

Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген, 12.24 сәгатьтә Васильево бистәсенең Яңа урамында йорт януы турында хәбәр килгән.

15нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән янгын йортны ялмап алган булган.

13.03 сәгатьтә янгын сүндерелгән.

Беренче ир-атның мәете 13.00 сәгать тирәсендә табылган. 10 минуттан калган ике кешенең мәете табылган. Аларның шәхесләре ачыклана.

Янгын 60 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.


Exit mobile version