Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирус йоктыручылар саны арту киләсе атнада иң югары ноктага җитәчәк

Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручыларның артуы бер атнадан соң иң югары ноктага җитәргә, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланырга һәм кими башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә.

«Минем фикеремчә, коронавирус йоктыручылар саны тагын бер атна артачак, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланачак һәм кими башлаячак», — дип белдерде ул.

Шул ук вакытта, галим вакыйгаларның мондый сценарие хәзерге вакытта гамәлдә булган эпидемиологиягә каршы чаралар үтәлгән очракта гына тормышка ашачагын билгеләп үтте. «Әгәр алар ярдәм итмәсә, чикләүләр тагын да катгыйландырылачак», — дип искәртте ул.

Инде өч көн рәттән Россиядә инфекция йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә.


Exit mobile version