Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан коронавирус йоктыручылар саны иң аз булган төбәкләр өчлегенә кергән

Татарстан Covid-19 йоктыруның яңа очраклары иң аз санда теркәлгән Россия төбәкләре арасында өченче урынга чыккан. Бу хакта коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, иң яхшы күрсәткеч Чечня Республикасында  (үсеш – нибары 0,2%), Чуашстанда (0,4%) һәм Татарстанда (0,5%) билгеләнгән.


Exit mobile version