Алабуга янында М7 трассасында җиңел машина һәм внедорожник катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә бер хатын-кыз һәлак була.
Кичә иртән Тойма елгасы күперендә авария булган. «Шевроле» юл читендә торган җиңел машинага килеп бәрелә. Көчле бәрелүдән «Лада» металл коймага килеп бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның пассажир утыргычында булган 42 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Фаҗига шартлары билгеләнә.