Site icon Ватаным Татарстан

Белгечләр икенче дулкынның пигы кайчан булачагын фаразладылар

Статистика буенча эксперт Агаси Тавадян Россиядә COVID-19 эпидемиясе тәүлегенә 20 мең очрак дәрәҗәсенә җитәчәк дип фаразлады, бу язгы пик күрсәткечләреннән ике тапкырга артык. Аның исәпләүләре буенча, авыручылар саны арту ноябрьгә туры киләчәк.

Элегрәк Плеханов исемендәге социаль-икътисадый системаларны модельләштерү фәнни лабораториясе белгечләре  Россиядә коронавирус белән авыручылар саны ноябрьнең беренче көннәрендә кимүгә барачак, дип сөйләгән иде.

Бу берничә ай коронавирус пандемиясе аркасында бөтен дөнья өчен гадәттән тыш авыр булачак. Җомга көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедром Адан Гебрейесус шундый белдерү белән чыгыш ясаган иде.


Exit mobile version