Site icon Ватаным Татарстан

Казан Россиянең иң яхшы шәһәрләре өчлегенә керде

Татарстан башкаласы Россия туристлары көзен сәяхәт итәргә теләгән халкы бер миллионнан арткан шәһәрләр өчлегенә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туту.ру тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Сораштыруда 1,9 мең кулланучы катнашкан. Рейтингтан күренгәнчә, алар Санкт-Петербургны көзге ял өчен иң яхшы шәһәр дип тапкан – респондентларның 29 проценты аның өчен тавыш биргән. Икенче урында – Мәскәү (17 процент), өченчедә – Казан (13 процент).

Моннан тыш, иң яхшы бишлеккә Түбән Новгород (8 процент) һәм Ростов-Дон (7 процент) шәһәрләре кергән.


Exit mobile version