Site icon Ватаным Татарстан

Ашыгыч ярдәм машиналарына эш күләме арткан

Чаллының ашыгыч ярдәм диспетчерлык хезмәтенә бер тәүлек эчендә шәһәр халкыннан 908 чакыру килгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Бу моннан алдагыга – пандемия шартларында эшләгәндәге гадәти көннәргә караганда күбрәк. Ул чагында уртача 350 кеше мөрәҗәгать итә иде», — диелә хәбәрдә.

Шәһәр халкы күбесенчә югары температура, ютәл һәм хәлсезлеккә зарлана. Чакырган җиргә 30 бригада бара.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, татарстанлыларны коронавирус инфекциясе йоктыруда курку аркасында ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар.


Exit mobile version