Site icon Ватаным Татарстан

Бал кортлары да тамгалы булачак

Идентификацияләүне мөгезле эре терлекләргә генә түгел, кош-кортлар, балыклар, хәтта умарта кортларына да ясаячак­лар. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта әйттеләр.

Әлеге система турында газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткән идек инде. Брифингта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, әлегә идентифика­цияләү буенча федераль закон проекты әзерләнә. Барлык эшләрне исә 2028 елга кадәр төгәлләмәкче булалар. Әлеге система нәрсә бирәчәк соң? Терлекләрнең паспорты булдырылып, ул туганнан алып, бүгенгә кадәр бөтен мәгълүматлар да бердәм базада тупланачак. Бер төбәктән икенче төбәккә күчерелгән маллар турында да мәгълүматлар билгеле булачак.
– Хуҗалыклар безне аңлап кабул итсен иде. Бу эш инде башланды. Киләсе ел ба­шыннан ныклап керешәчәкбез. Бердәм идентификацияләүдән башка йогышлы авырулары булган терлекләрне контрольдә тоту бик авыр. Россия буенча вазгыять бик катлаулы. Авырулар көннән-көн артып тора, – дип аңлатты Алмаз Хисаметдинов.
Аның сүзләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Линар Гарипов та куәтләде. Киләсе елда эре һәм вак мөгезле терлекләрне, атларны идентификациләү дәвам итәчәк. 2022 елда – дуңгызлар һәм кош­лар, 2023 елда – мехлы җәнлекләр һәм 2024 елда балык­лар һәм бал кортларын маркировкалау көтә.
Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең колакларына сугыла торган тамга өчен – 50 сум, фермер, эре хуҗалыкларга 100 сум тирәсе түләргә туры киләчәк. Бу эшләр беренчеләрендә массакүләм чаралар уздырган вакытта (кан алганда, вакцинацияләгәндә) эшләнәчәк.
Умарта ояларын ничек тамгалаячаклар соң? Җитәкчеләр аңлатып узганча, мәсәлән, бер умарталыкта 10 оя бар икән, унысына да идентификация үткәреләчәк. Фермер һәм шәхси хуҗалыклардагы йорт кошларына исә уникаль сан төркемләп биреләчәк. Кош фабрикаларында тамганы һәр читлеккә сугачаклар. Ә балыкларга килгәндә, уникаль сан сулыкка биреләчәк.
– Һәр төркем исәпкә алыначак. Башкача мөмкин түгел. Киләчәктә һәр сатып алучы теге яки бу терлек (кош-корт) турында барысын да белеп торачак. Болай эшли башлагач, кош гриппы буенча вазгыятьне дә контрольдә тоту күпкә уңайлырак булачак, – диде Линар Гарипов.


Exit mobile version