Site icon Ватаным Татарстан

Яңа ел корпоративларын үткәрү мәсьәләсенә ачыклык кертелде

Яңа ел мәҗлесләре турында уйларга иртәрәк әле. Хәзерге вазгыятьтә бигрәк тә. Хөкүмәт йортындагы брифингта журналистлар белән сөйләшүдә Лилия Галимова шулай дип белдерде.

– Вазгыять көн саен үзгәреп тора. Эш урыннарында корпоративлар оештыру мәсьәләсе оператив штабның бөтенләй әһәмияткә ия булмаган сораулары рәтендә тора. Белгечләрнең бар игътибары инфекция таралуны киметүгә юнәлгән, – диде Лилия Галимова.


Exit mobile version