Site icon Ватаным Татарстан

Казанда танылган адвокатны соңгы юлга озаталар

Казанда билгеле адвокат Рамил Вәлиев 51 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткән.

Адвокат үлеменең рәсми сәбәбе хәбәр ителми. Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, адвокат коронавирус инфекциясе белән авырган.

Берникадәр вакыт дәвамында Вәлиев өйдә дәваланган, ул гадәти ОРВИ белән авырыйм дип уйлаган. Температурасы бик югары күтәрелгәч кенә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Адвокатны бүген җирлиләр.

 


Exit mobile version