Site icon Ватаным Татарстан

Хәрби хезмәткәр Воронеж янындагы аэродромда өч кешене атып үтергән

Воронеж янындагы хәрби аэродромда хәрби хезмәткәр  өч кешене үтергән. Ул часть территориясендә теркәлгән, дип хәбәр итте чыганакны төбәкнең ашыгыч хезмәтләрендә.

«Хәрби хезмәткәр офицердан алган утлы коралы белән атыш оештырган. Өч кеше үтерелгән. Хәзер ул  территоринең бер өлешендә качкан», — дип хәбәр итәләр.

Воронеж өлкәсе хакимияте хәрби аэродромдагы гадәттән тыш хәл фактын раслады. Бу хакта ТАССка өлкә администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. «Әйе, мондый хәл булган, хәзер без барлык нечкәлекләрне үзебез ачыклыйбыз, берничә кеше һәлак булган», — дип хәбәр иткәннәр.


Exit mobile version