Site icon Ватаным Татарстан

Тәүлек эчендә 55 кешедә коронавирус булуы ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә 55 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Аларның бишесе — читтән кертелгән, ә 50се элемтә юлы белән йоктырылган.

10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 45 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыручыларның 23е — 30-50 яшьлекләр. 50дән 60 яшьлекләр арасында — 11, 60 тан 70 яшькә кадәргеләр арасында 10 кеше авыру йоктырганлыгы билгеле.

Районнарда арасында Яшел Үзән (дүрт кеше) белән Лаеш (өч очрак) районнары алда бара. Кама Тамагы белән Буа районнарында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы икешәр кеше бар. Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8,9 меңнән артык кеше авырган. Аларның 7,9 меңнән артыгы сәламәтләнгән, шул исәптән 63 кеше — узган тәүлектә.


Exit mobile version