Елның иң матур бәйрәмнәренең берсе — Әниләр көне җитә. 8 март бәйрәме дә бик матур бәйрәм, сүз дә юк. Ул көнне без бөтен хатын кызларны, нәниләрне дә, әбиләрне дә котлыйбыз. Әниләр көнендә исә, төп кадер- хөрмәт әниләребезгә. Әниле кеше бай кеше, бәхетле кеше… Әниле гомернең һәр мизгеленең кадерен белеп яшисе генә. Ә без ашыгабыз, дөнья куабыз…
Әниләр көне уңаеннан “ Ватаным Татарстан” газетасының бер дигән тәкъдиме бар. Әниләрегезгә “Ватаным Татарстан” газетасын яздырыгыз! Атна саен килеп торган газета сезнең игътибарыгыз турында искәртеп торып, газизләрегез күңелен җылытыр.
Әле бу гына да түгел. Без әлеге уңайдан видеоролик тошердек. Социаль челтәрләрдә кайбер гади генә шартларны үтәүчеләр арасында Кукмара итеге уйнатылачак. Үзләре матур, үзләре җылы. Кыш килеп җитте дигәндә моннан да яхшы бүләк буламы?!
Бәйгенең шартлары бик гади:
- «Ватаным Татарстан» газетасына язылырга һәм квитанция күчермәсен 89083436384 номерына юлларга;
- «ВТ»ның в контакте төркеменә яки инстаграм аккаунтына язылырга;
- Тулырак мәгълүмат социаль челтәрләрдә.
Җиңүче 27 ноябрь көнне махсус программа ярдәмендә билгеләнәчәк.