Site icon Ватаным Татарстан

Белгечләр түләүсез юридик киңәш бирәчәк

20 ноябрьдә республика район һәм шәһәрләрендә Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан белгечләр халыкның сорауларына җавап бирәчәк. Акцияне “Россия юристлары” ассоциациясенең республика төбәк оешмасы “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге белән берлектә уздыра. Анда төрле белгечләр катнашачак. Алар 1,5 сәгать саен алышынып торачак.
Консультацияләр читтән торып оештырыла. Сорауларны (843)-238-1000 җиткерергә мөмкин. Шулай ук “Минем депутат” порталында яки 8-987-205-00-63 номеры аша ватсапка яки op@tatarstan.er.ru адресына юлларга була.


Exit mobile version