Site icon Ватаным Татарстан

Табиб булырга теләүче укучы студентларны өстәмә түләүләр белән тәэмин итәргә мөмкиннәр

Табиб булырга укучы студентларны тиз арада өстәмә түләүләр белән тәэмин итәргә кирәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, дип яза РИА Новости агентлыгы.

«Президентның табиб булырга укучы студентларга кагылышлы күрсәтмәләренең кыска вакыт эчендә үтәлешен тәэмин итү зарур. Мин биредә медицина училищеларында белем алучы студентлар өчен — аена җиде мең, югары уку йортларында укучылар өчен, ординаторлар һәм аспирантлар өчен ун мең сум күләмендәге өстәмә түләүләрне күздә тотам», — дип белдерде ул Хөкүмәт утырышында.


Exit mobile version