Site icon Ватаным Татарстан

Республикада коронавирустан вафат булучылар саны артты

Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта.

1953 елгы хатын-кыз пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Пациентның хәле полиорган җитешсезлек аркасында начарланган. Хроник авырулары булган.

1956 елны хатын-кыз да пневмония диагнозы белән хастаханәгә эләгә. Хроник авырулар аркасында аны дәвалау кыенлашкан.

Үлем сәбәпләре патологоанатомия эскпертизасы ярдәмендә расланган. Вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода.


Exit mobile version