Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 69 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 69 кеше коронавирус йоктырган, дүрт кеше вирусны Татарстаннан читтә йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«13 кеше хастаханәдә, 56 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә.

Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр (23 кеше) һәм 50-60 яшьлекләр (21 кеше) арасында.

Казанда 30, Чаллыда 13 очрак теркәлгән. Саба районында җиде, Буа, Алабуга, Кама Тамагы районнарында икешәр, Апас, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Инфекция тарала башлаганнан бирле республикада 9,6 мең кеше авырган, аларның 8,4 меңе дәваланып беткән, шул исәплән 48 кеше узган тәүлектә терелгән.


Exit mobile version