Site icon Ватаным Татарстан

Синоптиклар Татарстанда буран булачагы турында кисәтә

23 ноябрьдә көндез һәм кич Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8…-13 градус, аязган вакытта -18 градуска кадәр була. Көндез максималь һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

Юлларда бозлавык көтелә.


Exit mobile version