Site icon Ватаным Татарстан

Ринат Галиәхмәтов, блогер: «Сәлам хатлары» еш килә»

Ничек кенә тырышмасын, руль артына утырганнар юл йөрү кагыйдәсен бозмый гына йөри алмый. Кайбер вакытта шундый «шуклык»лар өчен «сәлам хатлары»н алырга туры килә. Сәхифәбез кунакларын үзләрен нинди машина йөртүче дип саный? Штрафлар еш түлиләрме? Шул сорауларны үзләренә бирдек.

Ринат Галиәхмәтов, блогер:

Безнең чорда машина йөртү таныклыгын алу өчен алдан укырга ярый иде. 17 яшьтә укыдым, 18дә «права»ны имтихан биреп алдым. Минем «права»га – 16 ел. Бер тапкыр яңартып та өлгердем. Кагыйдәләр бозарга тырышмыйм, барлык юл йөрү билгеләренә игътибарлы мин. Юл – үзе бер тормыш. Кирәк булса, башкаларга булышырга тырышам. «Сәлам хатлары» еш килә. Безгә бит машинаны әти-әни бүләк итте. «Тимер ат»ыбыз  документ буенча әтинеке санала. «Хат»лар аларга килә. Алар гел шалтыратып, күзәтеп кенә тора, штраф килсә, хәбәр итәләр. Мин үземне тыныч машина йөртүче дип саныйм. Моннан 7–8 ел элек бер хәл булды. «Корстон» яныннан кайтып барам. Юлда бик зур «бөке». Карыйм – алдарак торган машинаның капоты астыннан төтен чыга. Кечкенә янгын сүндергечләр аунап ята. Бер киңәш тә бирим әле. Миңа заманында әти зур янгын сүндергеч алырга киңәш иткән иде. Багажникта һәрвакыт порошоклысы йөри. Чыктым да бу кешенең машинасын сүндерергә булыштым. Кәчтүмнән идем, үзем дә порошокка баттым.


Exit mobile version