Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирусның уникаль симптомнары юк дип белдерәләр

Коронавирус авыруына гына хас симптомнар юк, дип белдергән Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.

«Бары тик Covid-19га гына хас һәм башка кискен респиратор инфекцияләрендә очрамаган симптомнар әлегә кадәр ачыкланмаган», — дип белдерде Пшеничная.

Эксперт сүзләренчә, коронавирус билгеләре төрле авырулар, хәтта йогышлы булмаган авырулар вакытында да булырга мөмкин. Тәм һәм ис тоюны югалту, авыр сулыш алу башка күп кенә авыру билгеләре булырга мөмкин, дип өстәде белгеч.

Пшеничная ис тоюны югалту коронавирус инфекциясе йоктыруның 87% очрагында килеп чыга, дип билгеләп үтте. Пациентларның 50%тан артыгы тәм тоюны югалтуга зарлана.


Exit mobile version