Site icon Ватаным Татарстан

Иҗтимагый палатада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрелә

25 ноябрь көнне 10.00-14.00 сәгатькәчә Татарстан Иҗтимагый палатасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү була.

Гражданнарга 25 ноябрьгә кадәр Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлеге (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша, шулай ук кабул итү көнендә, 10.00-14.00 сәгатькәчә, “Кайнар линия” телефоны аша (8(800) 350-44-72) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кабул итүне Татарстан Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контрольлек комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе хезмәткәрләре үткәрә.


Exit mobile version