Site icon Ватаным Татарстан

Казанда бер кызны бәрдергән автобус йөртүчесе аңа юл бирмәгән булмаган

Казанда яшь кызны бәрдергән автобус йөртүчесе аңа юл бирмәгән, дип хәбәр итә шәһәр автоинспекциясендә.

Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүендә автобус кызны бәрдерүе турында хәбәр иткән идек. Фаҗига шаһитлары автобус шоферы караңгыда кызны күрми калган булуы мөмкин, дип фаразлаган иде.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, автобус йөртүчесе кызга зебрада юл бирмәгән. Шунлыктан, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.


Exit mobile version