Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда җиңел машина укучы кызны бәрдерткән

Казанда чит ил машинасы йөртүчесе укучы кызны бәрдерә, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә иртәнге сигезләр тирәсендә Шамил Усманов урамындагы 25б йорты янында булган. «Опель» машинасының 26 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайлый алмый һәм тиешсез урында юл аша чыккан 12 яшьлек кызны бәрдерә.

Авария нәтиҗәсендә кызның аяклары имгәнгән.


Exit mobile version