Site icon Ватаным Татарстан

Казанда даруларны өйгә китереп бирә торган беренче даруханә ачылды

Бүген Казанда даруларны өйгә китерәчәк «Сбер Еаптека» беренче даруханәсен ачтылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саклык банкы идарә рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашты.

Цифрлы даруханә Сәет Галиев, 6 адресы буенча урнашкан. Дару препаратлары хабы склады мәйданы 582 квадрат метр. Ул онлайн һәм офлайн форматта эшләяәк. Даруларны кушымта аша карап, өйгә китертеп булачак. Оештыручылар әйтүенчә, Казанда даруларны өйгә сәгать эчендә китерәчәкләр. Теләгән кеше бирегә килеп тә кирәкле даруларны алырга мөмкин. Биредә дару гына түгел, сәламәтлек, матурлык өчен продукция дә сатылачак. Ассортиментта 18 мең төрле препарат.

«Без шундый хезмәт барлыкка килүен белгәч, шушы эшкә тотындык, бу зур кызыксыну гына түгел, зур ихтыяҗ да. 65 яшьтән өлкәннәр бит даруларны күбрәк куллана. Бу даруханәдә 18 мең төрле дару, бер сәгать эчендә китереп тә бирәләр. Без электрон формада рецептлар бирү юнәлешендә дә эшлибез. Бу даруларны китерү мөмкинлеге, бер яктан, сыйфат, ассортимент булса, икенчедән, тизлек», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 


Exit mobile version