Site icon Ватаным Татарстан

Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты

Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хәбәр итә.

Китапның беренче өлешен җырчы үзе язган, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алган, өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар тупланган.

Басманың автордашы — Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.


Exit mobile version