Site icon Ватаным Татарстан

Төркиянең Анталья районында көчле җир тетрәү булган

Төркиянең Анталья районында Мәскәү вакыты белән 15.44 сәгатьтә 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Төркиядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны бетерү буенча идарә хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Җир тетрәүнең үзәге Урта диңгездә Анталья провинциясенең Газипаша шәһәре тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк һәм Антальяда җимерелүләр булмаган, дип хәбәр итә NTV телеканалы. Шәһәр урамнарында барысы да тыныч, җирле халык арасында каушау, курку юк, диелә хәбәрдә.


Exit mobile version