Site icon Ватаным Татарстан

Айдар Фәйзрахманов: «Быел хатынымны югалттым, һаман шушы кайгы белән яшим…»

Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов 2020 елның нинди вакыйгалары белән истә калуы турында сөйләде:

– Минем өчен бик авыр ел булды. Кеше үзенең авырткан җирен сөйли ди, мин дә үземнекен искә алам инде. Быел хатынымны югалттым, һаман шушы кайгы белән яшим. Шуңа күрә бу ел хәтердә кайгы, хәсрәт елы булып калыр инде. Без бергә 38 ел яшәдек, игелекле балалар үстердек, онык сөю шатлыкларына ирештек дигәндә генә сыңар канатлы булып калдым. Ялгызлык бик авыр икән. Шуңа күрә кешеләргә, бер-берегезнең кадерен белеп, ихтирам итеп, яратып яшәгез дип әйтәсем килә. Гаиләнең кыйммәте олыгайган көндә тагын да арта. Яшь чакта тормыш корабыз, анысын булдырабыз, монысына ирешәбез дип йөгерәсең бит ул. Инде еллар узып, бөтенесен булдырып бетергәч, рәхәт картлыкка ирешкәндә генә ялгызың калгач, күп нәрсәләр мәгънәсез булып кала. Менә шушы мәгънәсезлектән чыгуның бердәнбер чарасы – эш. Хезмәт, иҗат дөньяга тотынып, алга таба эшләргә көч табарга мөмкинлек бирә.

 

Фото: «Татар-Информ»


Exit mobile version