Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирус очраклары иң акрын темпта артучы төбәкләрне атадылар

Татарстан Республикасы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар тәүлегенә иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасына керде. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 0,8 процент тәшкил итә. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штабтан хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә иң түбән үсеш темпы 0,6 процент тәшкил итә. Ул Тыва, Марий Эл республикалары, Ханты-Манси һәм Ненец автономияле округларында теркәлгән.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Тыва Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Ненец автономияле округы, Марий Эл Республикасы — 0,6 процент. 2. Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Карачай-Черкас Республикасы, Еврей автономияле өлкәсе, Кабарда-Балкар Республикасы, Мордовия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Дагыстан Республикасы – 0,7 процент», — диелә хәбәрдә.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы, шулай ук Алтай, Калмыкия, Төньяк Осетия, Ингушетия республикалары, Пенза, Иркутск, Свердловск өлкәләре, Красноярск, Ставрополь һәм Алтай крайлары рейтингның өченче баскычын били. Аларда тәүлеклек үсеш темпы 0,8 процент тәшкил итә.


Exit mobile version