Site icon Ватаным Татарстан

Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын котлады

20 декабрь – Иминлек органнары хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын котлады.

“Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды, – диелә котлауда. – Ил мәнфәгатьләрен яклау, Россиянең мөстәкыйльлелеген һәм бөтенлеген кайгырту, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау сезнең изге һәм мактаулы бурычыгыз булып тора. Республика җитәкчелеге фидакарь хезмәтегез өчен эчкерсез рәхмәтләрен белдереп, алга таба да ил иминлеге хакына җаваплы бурычларны уңышлы хәл итәчәгегезгә ышанычын җиткерә.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телим!”


Exit mobile version