Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге Яңа ел бүләге буларак акчаны сайлаган

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге, Яңа елга иң әйбәт бүләк – акча, дигән фикердә. Бәйрәм алдыннан үткәрелгән сораштыруда «ВКонтакте», Facebook һ.б. социаль челтәрләрдән файдаланучы берничә мең кеше катнашкан.

«Нинди бүләк бирүләрен хуп күрәсез?» дигән сорауга рес­пондентларның 45,4 проценты «акча» дип җавап биргән. Икенче урында – файдалы, тормыш итү өчен кирәкле бүләкләр (25,5%). Ә инде әллә ни кирәге булмаса да, якты, уңай хисләр уятучы бүләкләр өченче урынга чыккан (23%). Сораштыруда катнашучыларның 35 проценты дуслары, якыннары һәм хезмәттәшләренә кеше үзенә беркайчан да сатып алмаячак (акча кызганып), әмма аңа шат булачак бүләк тапшырырга җыена. 20 проценты исә кешенең үзеннән сорап бүләк алачак икән.


Exit mobile version