Site icon Ватаным Татарстан

Сәяхәтчеләр Казанны сайлый

Татарстан башкаласы сәяхәтчеләрнең иң яраткан өч шәһәре исемлегенә кергән. OneTwoTrip онлайн хезмәте үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 9,8 проценты киләсе елда Казанга килеп чыгарга ниятли икән.

Сәфәрчеләр күңеленә аеруча хуш килгән шәһәрләр исемлегенә шулай ук Калининград (20,4%) һәм Санкт-Петербург (15,3%) кергән. Россия сәяхәтчеләре шулай ук Сочига (7%), Иркутскига (4,3%), Байкал һәм Мәскәүгә (4әр процент) барырга тели. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, чит илләр ачылган очракта да, 2021 елда Россиядә яшәүчеләрнең 49 проценты чамасы ил буенча сәяхәт итәргә ниятли.


Exit mobile version