Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда бер фермада 19 җирдән чәнчелгән ир мәете табылган

Татарстанның Алексеевск районында төнлә бер терлекчелек комплексы территориясендә 19 пычак ярасы булган 49 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Үтерү турындагы маддә буенча эш кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Җинаять кылуда шикләнеп, элек хөкем ителгән 42 яшьлек ирне тоткарлыйлар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, шикләнелүче һәм зыян күргән ир-ат, тагын ике хезмәткәр бергә спиртлы эчемлекләр эчкән. Алар арасында конфликт килеп чыккан, аның барышында шикләнелүче зыян күрүчегә 19 тапкыр пычак белән кадаган. Имгәнүләрдән ир-ат шунда ук үлә.

Хәзер тикшерүчеләр булган барлык хәлләрне ачыклау белән шөгыльләнә.


Exit mobile version