Site icon Ватаным Татарстан

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда парковкалар бушлай булачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, Казан муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Эш режимының үзгәрүе 31 декабрь ял көне дип игълан ителүгә бәйле. Эш көне 26 декабрьгә күчерелә.

Яңа ел бәйрәмнәреннән тыш, 2021 елда муниципаль парковкалар 22-23 февраль, 8 Март, 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 Июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрь көннәрендә, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә бушлай эшләячәк.


Exit mobile version