Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагын теркәгәннәр, дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
1948 һәм 1956 елларда туган ике хатын-кыз инфекция корбаны булган.
Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар. «Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.