1 адым. Ыслау өчен яңа гына тотылган балыкларны алабыз. Ыслау өчен алабуга, корбан, судак балыклары яхшы.
2 адым. Балыкны чистартабыз, салкын суда әйбәтләп юабыз. Саңакларын алырга онытмыйбыз. Югыйсә ул ризыкны тәмсез итә.
3 адым. Тоз белән бөтен ягын, шул исәптән эчен дә әйбәтләп ышкыйбыз һәм, тоз сеңсен өчен, 3–4 сәгатькә тынычлыкта калдырабыз. Балык зур булса, озаграк тотарга да була.
4 адым. Ыслау мичен 100 градуска хәтле җылытабыз.
5 адым. Балыкның тозын юабыз, корытабыз һәм үсемлек мае белән ышкыйбыз. Мичнең рәшәткәсенә салабыз.
6 адым. Җылытылган мичнең астына җиләк-җимеш агачларының йомычкасын, чүбен салабыз. Чия, алма агачларын куллансагыз, балык тәмле була.
7 адым. Ыслау миченең ишеген яхшылап ябып, балыкны 45 минут чамасы тотабыз. Бу очракта да балыкның зурлыгын исәпкә алырга кирәк. Кечкенә балык булса, 25 минут та җитә.
8 адым. Балык әзер! Мич ишеген ачканда сак булыгыз. Ризыкларыгыз тәмле, кәефегез яхшы булсын.