Site icon Ватаным Татарстан

Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте өлкәсендә иң йогынтылы 10 шәхес исемлегенә кергән

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов 2020 елда Россиядә яшьләр сәясәте өлкәсендә иң йогынтылы 10 шәхес исәбенә кергән. Бу исемлеккә эләккән бердәнбер төбәк министры ул. Рейтингта аларның шәхси йогынтысы, мөмкинлекләре исәпкә алынган. Биредә блогерлар, белгечләр, тикшеренүчеләр, фикер ияләре турында сүз бара.

Рейтинг лидеры – “Россия – мөмкинлекләр иле” проекты җитәкчесе Алексей Комиссаров. Өчлеккә шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Александр Бугаев һәм “Россия балалар һәм яшьләрне гражданлык һәм ватанпәрвәрләк рухында тәрбияләү үзәге” директоры Ксения Разуваева кергән.


Exit mobile version