Site icon Ватаным Татарстан

Эскәтердәге тапларны ничек бетерергә?

Бәйрәм алдыннан эскәтерне дә барлап куярга кирәк.  Юкса табын корыр алдыннан гына аның таплы, пычранган булуы ачыкланырга мөмкин.

Тапларны бетерүнең гади генә ысулы болайрак. Суга бәрәңге крахмалы салып, ботка рәвешенә килгәнче болгатабыз.  Шул катнашманы таплы урыннарга сылыйбыз (аны башта җылытып алырга да мөмкин). Сеңсен өчен берничә сәгатькә калдырабыз. Соңыннан эскәтерне гадәти ысул белән юабыз.

Фото:kakpochistit.ru


Exit mobile version