Site icon Ватаным Татарстан

Яңа ел ялларыннан соң коронавирус йоктыручылар саны артачагын фаразладылар

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кабат арта башларга мөмкинлеген фаразлый йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

– Бәйрәмнәрнең беренче биш көне үткәч, кешеләр бер-берсе белән аралашу сәбәпле, авыручылар саны артачак, — дигән белгеч.

Хәзерге вакытта илдә коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, ләкин киеренке булуын дәвам итә. Мәскәүдә — гыйнвар, Россиядә февраль азагында хәл тулысынча тотрыклы булыр, ди ул.

Тимаков теркәлгән авырулар санының кимүен коронавирустан ясалган тестлар саны кимү белән аңлата. Шулай ук эпидемиянең иң югары ноктасын үтмәү хакында да әйткән табиб.


Exit mobile version