Site icon Ватаным Татарстан

14 көн урамга чыгасы түгел

Англия һәм Төньяк Ирландиядән Россиягә килүчеләр 14 көн изоляциядә булырга тиеш.

– Англиядә һәм Төньяк Ирландиядә эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова карары чыгарылды. Анда, яшәү урыны буенча14 көн изоляция режимын сакларга кирәк, диелә. Бу таләпләр һава судносы экипажы әгъзаларына кагылмый, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Любовь Авдонина матбугат очрашуында.

Белгеч әйтүенчә, бу илләрдән кайткан Россия вәкилләренә коронавируска тест тапшырырга кирәк булачак.


Exit mobile version