Site icon Ватаным Татарстан

Театр актрисасы Мәдинә Гайнуллинадан РЕЦЕПТЛАР

Бәйрәм арты бәйрәм җитә. Әле кайчан гына Яңа ел өстәленә нәрсә куярга икән дип баш ваткан идек. Инде Иске Яңа ел, башка бәйрәмнәр дә якынлаша. Табынны да төрләндереп кенә торасы килә бит. Бу юлы Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллинаның Инстаграмдагы сәхифәсеннән тәмле-тәмле ризык рецептларын тупладык.

Катлы салат 

Тәлинкәгә сыек май сылыйбыз һәм консервланган шампиньон гөмбәләрен эшләпәләре белән аска каратып тезәбез. Өстенә вак итеп туралган яшел үсемлекләр (укроп, яшел суган, петрушка булырга мөмкин). Икенче кат итеп уксуста маринадланган суган салабыз. Майонез, йә каймак сылыйбыз. Аннан угычтан уып пешкән кишер, маринадланган кыяр катламын җәябез. Кабат майонез йә каймак сылыйбыз. Аннан тавык йә сыер ите турап салабыз. Угычтан эретелгән сыр (плавленный сыр) чыгарабыз, катлам арасына майонез йә каймак сылыйбыз. Өске катламга бәрәңге һәм пешкән йомырканы угыстан уып, кушып сылыйбыз. Шушы катламлы салатны башка зур тәлинкәгә әйләндереп каплыйбыз.

Ананас салаты 

Салат катламлап ясала.

Өстенә сыр уып, әстерхан чикләвеге һәм яшел суган кыягы белән бизибез.

Җәүликмәк 

Дәү әни өйрәтеп калдырган рецепт белән бүлешәм. Йомшак итеп күпереп пешә ул!

Кирәк булыр:

Он салып, йомшак итеп камыр басабыз. 12 тигез өлешкә бүлеп, майлы табада кыздырабыз.


Exit mobile version