Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан юлында туңудан тезләнеп торган ир-атны коткарганнар

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре туңган һәм тезләнеп торган ир-атны коткарганнар. Әлеге хәл Чаллы-Сарман юлының 13нче километрында булган, бу хакта Татарстан буенча ЮХИДИның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл-патруль хезмәткәрләре юл буенда машиналарны туктатырга омтылып тезләнгән ир-атны күреп алганнар. Ир кеше әйтүенчә, ул бер торак пункттан икенчесенә җәяүләп юл тоткан булган һәм аның хәле беткән. Юхиди хезмәткәрләре туңган ирне машиналарында җылытканннар, кайнар чәй эчерткәннәр һәм якындагы хастаханәгә илткәннәр.


Exit mobile version