Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов җырлау осталыгы буенча бушлай онлайн-дәресләр үткәрә. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә.
Соңгы постта Артур Исламов Инстаграм язылучыларына микрофонны тоту нечкәлекләре турында сөйләде. Хатын-кызлар һәм ир-атларга нинди микрофоннар кирәклеген аңлатты.
Шулай ук җырчы видеоларда югары ноталарны алу һәм җырлау манерасы серләренә төшендерә.