Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 14 яшьлек кыз мәктәп тәрәзәсеннән сикереп аягын сындырган

Чаллыда 14 яшьлек кыз мәктәпнең 3нче катындагы бәдрәфе тәрәзәсеннән сикергән. Әлеге хәл 11 гыйнвар көнне булган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

8 сыйныф укучысының сикергәннән соң аягы сынганлыгы ачыкланган, аны хастаханәгә озатканнар. Кыз Тукай районыннан килеп укый торган булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Exit mobile version