Site icon Ватаным Татарстан

Әремнең коронавирус үрчүгә комачаулавы ачыкланган

Әрем сыгынтысы (анда маляриягә каршы артемизинин матдәсе бар) коронавирус таралуны булдырмый калырга мөмкин. АКШ университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Эксперимент йомгаклары bioRxiv басмасында бастырып чыгарылган. Сынау материалы рәвешендә дүрт континентта үсүче бер еллык әремнең (Artemisia annua) җиде сорты яфраклары кулланылган. Лаборатория шартларында пробиркада аларның барысының да вирус үрчүгә каршы тора алуы расланган. Хәтта моннан 12 ел элегрәк җыеп алынган әремнең дә коронавируска аяк чалуы билгеләнгән. Шул ук вакытта  артемизинин матдәсеннән торган маляриягә каршы әзер препаратлар мондый нәтиҗә бирмәгән.

Галимнәр фикеренчә, әремдәге артемизинин гына түгел, бәлки әле башка матдәсе дә инфекциягә юлны яба. Хәзер алар инде әрем сыгынтысының тере организмга йогынтысын өйрәнергә җыена.

 

 


Exit mobile version