Site icon Ватаным Татарстан

Казан мәктәбе тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен прокуратура ачыклый

Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге хәл бүген Шамил Усманов урамындагы 65нче мәктәптә булган. Тугызынчы сыйныф укучысы дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бала исән, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Сүз уңаеннан: бу атнада Чаллы мәктәбе бәдрәфе тәрәзәсеннән егылып төшеп бер кыз аягын сындырган иде.


Exit mobile version