Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 11 яшьлек кыз 82 яшьлек бабайның гомерен саклап калган

Түбән Кама шәһәрнең 14нче лицеенда 5 сыйныфында укучы Айгөл Гарипова дәресләрдән соң өенә кайтканда, подъезд янындагы хәле авыр булган өлкән яшьтәге бабайны күреп ала.

Кыз тиз генә үзе яшәгән фатирга йөгерә һәм йөрәк даруы алып чыгып, пенсионерга бирә, «ашыгыч ярдәм» чакырта. Кардиологта исәптә торган бабайга вакытында ярдәм күрсәтелә. Айгөл моны гадәти хәл дип саный. “Мине әбием өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә ярдәм итәргә өйрәтте. Шуңа да югалып калмадым”, – ди.


Exit mobile version