Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан үлүчеләр саны буенча иң түбән күрсәткечләргә ия

Идел буе федераль округы субъектлары арасында Татарстар үлүчеләр саны буенча иң түбән күрсәткечләргә ия. Шулай ук республикадагы күрсәткечләр Россиядәге уртача күрсәткечтән түбән. Тик моңа да карамастан 2020 елда үлүчеләр саны арткан. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тармакның йомгаклау коллегиясендә әйтте.

Аның сүзләренчә, республика сәламәтлек саклау министрлыгы федераль сәламәтлек саклау министрлыгының оештыру-методик киңәшләре нигезендә һәм профильле белгечләр катнашында үлем очракларын киметү буенча комплекслы чаралар планын әзерләгән.

— Коры саннар артында кеше тормышлары тора. Узган ел үзгәрешләр алып килде. Барлык чараларны күчерү һәм хезмәткәрләрек мобилизацияләү туучылар санының кимүенә, үлүчеләр саны артуына китерде, — дип аңлатты министр.


Exit mobile version