Site icon Ватаным Татарстан

Егет белән кыз никахларыннан соң һәлак булганнар

Уфада яшәүче егет белән кыз никахларыннан соң Мәскәүгә барып, туйга акча эшләп кайтырга хыялланганнар.

Тик аларның бу хыяллары чынга ашмый кала: «Бла-бла-кар» машинасында Бөре районыннан кунактан кайтып килгәндә алар юл һәлакәтенә очрыйлар. Алар утырган машинаның арты көпчәкләре җәйге була, шунлыктан каршы якка чыгып, «Лада» машинасы белән бәрелешә. Азат шунда үк һәлак була, ә Жанна өч көн комада ятканнан соң үлә. Яшьләр никахларыннан соң Мәскәүгә җыенган булганнар.


Exit mobile version